Укытучыларның мәктәптә битлек киеп йөрүе һәр төбәктә аерым билгеләнәчәк
Мәгариф министрлыгы 1 сентябрьдән барлык укытучылар да шәхси саклану чаралары кияргә тиеш дигән күрсәтмә бирмәгән.
Мәктәптә укытучылар мәҗбүри рәвештә битлек киеп йөрергә тиеш дигән гомуми күрсәтмә юк. Урыннардагы эпидемиологик вәзгыятькә карап, моны һәр төбәк аерым хәл итә. Бу турыда Россия Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.
«1 сентябрьдән илдәге барлык укытучылар битлек киеп йөрергә тиеш дигән күрсәтмә юк», — диелә хәбәрдә.
Шәхси саклану чаралары куллану ихтыяҗы урыннарда коронавирус белән вәзгыятькә бәйле. «Бу сорау төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдә хәл ителәчәк», — дип аңлатканнар ведомствода.
Подробнее: tatar-inform.tatar
фото: pexels.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев