Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Төнлә еш уянасызмы?

Табиб кинәт уянуларның куркыныч авыру билгесе булуы турында кисәтә.

Төнлә кинәт уянып китүләр куркыныч авыру билгесе булырга мөмкин, дип сөйләде диетолог Яна Прудникова “Sputnik” радиосындагы әңгәмә вакытында.

Кеше төннәрен еш уяна торган психологик халәтләр була, әмма мондый кинәт уянуларның эчке органнар авырулары билгесе дә булырга мөмкинлеген онытмаска кирәк, дип кисәтә ул.

"Төнлә уянып, бәдрәфкә яисә суыткычка барасыз икән, бу - табибка күренү һәм тикшеренү узарга кирәклеге турында беренче искәртү", — дип саный Прудникова. Әгәр кеше төнлә уяна икән, аңа ашказаны асты бизе, бавыр һәм бөернең эшчәнлеген тикшертергә кирәк, дип белдерә ул.

Ким дигәндә, кандагы шикәрне каратырга (углеводларга толерантлыкка тест узарга кирәк, ул диабетның үсеш куркынычы бармы-юкмы икәнлеген күрсәтәчәк). Ашказаны асты бизе һәм бавыр биохимиясен тикшертергә кирәк. Шулай ук табиблар кортизол гормонының дәрәҗәсен билгеләү өчен бөер өсте бизен тикшерергә тиеш булачак", — дип билгели диетолог.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев