Татарстанлыларны 9 июльдә яшен һәм көчле җил булачак дип кисәттеләр
Белеп торыгыз

Татарстанлыларны 9 июльдә яшен һәм көчле җил булачак дип кисәттеләр

Татарстанда шимбә көнне, 9 июльдә, һава торышы начарлану көтелә — яшен, боз һәм көчле җил булачак, дип кисәтә Республика Гидрометеорология үзәге.

Синоптиклар фаразына караганда, Татарстанда урыны белән көндез һәм кич яшенле яңгыр көтелә. Көньяк-көнчыгыш җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев