Сишәмбе көнне, 29 октябрьдә, Татарстанда болытлы һава көтелә. Урыны белән яңгырлар һәм юеш кар явачак.
Көньяк җиле фаразлана, көндез аның көче секундына 14 метрга җитәргә мөмкин.
Төнлә һава температурасы -2 дән +3 градуска кадәр, ә көнчыгыш районнарда -6 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез термометр баганалары 1-6 градуска кадәр күтәреләчәк.
Синоптиклар әйтүенчә, төнлә һәм иртән юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
Нет комментариев