Татарстанда томан һәм бозлавык көтелә
Белеп торыгыз

Татарстанда томан һәм бозлавык көтелә

7 апрельдә, Татарстанда кабат һава шартлары начарлануы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Якшәмбе төнлә һәм иртән республика территориясендә, шулай ук Казанда да кабат бозлавык хасил була. Моннан тыш, юлларда да бозлавык фаразлана.

7 апрельдә төнлә һәм иртән төбәктә кайбер урыннарда томан төшәргә мөмкин.

Чыганак

 


Нет комментариев