Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Татарстанда сальмонеллез белән авыру очраклары арткан

Татарстанда быел сальмонелла йоктыруның 260 очрагы теркәлгән.

Республикада 2022 елның җиде аенда сальмонеллез белән авыручыларның 28,8 процентка арткан.

Пациентларның күпчелеге бу бактерияләрне тавык ите яки йомырка ашаганда йоктырган.

Табиб-инфекционист, Татарстанның Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе бүлеге мөдире Гөлнара Шәрифуллина агентлыкка сальмонеллезның беренче симптомнары хәлсезлек, температура, косу, эч авыртуы һәм диарея булуын әйтте.

Ашаганнан соң беренче симптомнар барлыкка килгәнче, алты сәгатьтән өч көнгә кадәр вакыт узарга мөмкин, вакыт азык-төлек белән бергә кергән сальмонелла күләменнән һәм аларның агрессивлыгына бәйле.

«Балаларда чир өлкәннәргә караганда авыррак уза. Алар косу һәм диарея аркасында сыеклыкны тизрәк югалта», — дип сөйләде табиб.

Табиб татарстанлыларга куркыныч продуктларны термик рәвештә эшкәртергә киңәш итте, чөнки югары температура сальмонелланы үтерә. Кафе һәм рестораннарда чи йомыркасыз ризык сайларга киңәш ителә.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев