Татарстанда яңгыр һәм кар явачак, кинәт салкынайта
Белеп торыгыз

Татарстанда яңгыр һәм кар явачак, кинәт салкынайта

Бүген, 3 майда, Татарстанда температура фоны төшүе дәвам итәчәк. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.

Татарстанда яңгыр, кар явачак, бозлавык барлыкка килүе мөмкин.

Татарстанда, шул исәптән Казанда да төньяк-көнбатыш һәм төньяк җилнең көче секундына 9-14 метрдан секундына 17-22 метрга кадәр көчәячәк . Юлларның аерым участокларында бозлавык һәм кар өермәсе барлыкка килергә мөмкин.

Татарстан буенча +2...+7 градус җылы, Казанда - +4...+6 градус җылы булачак.

чыганак

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев