Татарстанда янә җылы һәм хәтта эссе булачак
Белеп торыгыз

Татарстанда янә җылы һәм хәтта эссе булачак

Республика бик җылы һава агымы чолганышында калачак.

Татарстанга җылы һәм хәтта эссе һава кире кайта. Гидрометеоүзәкнең башлангыч мәгълүматларына караганда, 28-29 апрельдә республика бик җылы һава агымнары чолганышында калачак. Явы-төшем көтелми. Һава температурасы көндез +26 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Киләсе атна башы да җылы булачак.

27 апрельдә урыны белән аз гына яңгыр, секундына 15-17 метр тизлектә җил. Көндез +23, төнлә +12 градус.
Исегезгә төшерәбез: 24 апрельдә Татарстанда моннан 50 ел элек (1975 елда) булган температура рекорды кабатланды: термометрның терекөмеш баганасы +22,8 градуска кадәр күтәрелде.

чыганак

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев