Татарстанда электрчыларның хезмәт хакы 135 мең сумга җитә
Белеп торыгыз

Татарстанда электрчыларның хезмәт хакы 135 мең сумга җитә

Татарстанда электрчыларның уртача хезмәт хакы квалификациясенә, рөхсәт алуларына һәм эш урынына карап 62 меңнән 135 мең сумга кадәр. Бу хакта HR-эксперт Зулия Лоикова сөйләде.

«Мәсәлән, әгәр без электрчыны алсак – 90 мең, әгәр электромонтажчыны алсак – 120-135 мең, әгәр бу дүртенче, бишенче, алтынчы разрядлы электромонтер булса – 70 меңнән 100 меңгә кадәр», - дип аңлатты Лоикова.

Ул билгеләп үткәнчә, бу белгечлек буенча эш табу кыен түгел: белгечләргә һәрвакыт ихтыяҗ бар.

чыганак

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев