Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Татарстанда бәяләр үсү темпы кимегән

Июль аенда Татарстанда инфляция акрынаеп, 15,23 процентка калган (июньдә 16,20% булган). Идел буе федераль округындагыга (15,54%) караганда кимрәк һәм тулаем Россия буенча (15,10%) зуррак күрсәткеч бу. Республикада бәяләргә асылда кайбер товарларга тәкъдимнең артуы йогынты ясавын дәвам итә.

Чит илләрдән кайбер яшелчә, җиләк-җимеш күбрәк китерелә башлаган. Бу әфлисун, банан, груша бәясе үсүне акрынайткан, шулай ук виноград, бәрәңге һәм кәбестә хакы арзанаюга китергән. Илнең көньягында иртә өлгерешле бәрәңге уңышының күпләп китерелүе дә моңа уңай тәэсир иткән. Июльдә, ихтыяҗның азрак булуы сәбәпле (халыкның җыйган запасы бәрабәренә), шикәр бәясе дә үсмәгән. Сөт җитештерүнең узган елдагыдан күбрәк булуы исә бәясе үсүне тоткарлаган.

Сәнәгать товарларына килсәк, июльдә бәяләр үсү темпы 14,64 процентка кадәр кимегән (июньдә – 17,04%). Бәяләргә кайбер товарлар буенча тәкъдимнәр арту һәм язгы «күтәрелеш»тән соң ихтыяҗ кимү йогынты ясаган. Әйтик, төзелеш материалларына, автомобильләргә ихтыяҗның азаюы (шул исәптән ассортиментының чикләнгән булуы сәбәпле)  бәяләрнең берникадәр төшүенә китергән.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X