Татарстанда бүген кар һәм яңгыр явачак
Белеп торыгыз

Татарстанда бүген кар һәм яңгыр явачак

Бүген, 9 октябрьдә, Татарстанда салкын һәм дымлы һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.

Синоптиклар кисәтүенчә, көндез Татарстанда, шул исәптән Казанда да, кар белән бераз яңгыр ява.

Төнлә Татарстан буенча һава температурасы +2,6 градустан (Чүпрәле метеостанциясендә 1.20 сәгатьтә) +4,7 градуска кадәр (шул ук вакытта Баулы метеостанциясендә) тәшкил итә.

Көннең якты вакытында республикада һава 3-8 градуска кадәр җылыначак (аерым алганда, Казанда 5-7 градус нульдән югарырак фаразлана).

Чыганак

 

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев