Татарстанда бүген -12 градуска кадәр салкын булачак
Белеп торыгыз

Татарстанда бүген -12 градуска кадәр салкын булачак

Сишәмбе, 21 гыйнварда, Татарстанда көндез -7...-12 градуска кадәр суытачак. Шулай ук республикада бераз кар явачак.

«Җил төньяк-көнбатыштан 8-13 м/с, урыны белән тизлеге 16-21 м/с», – дип ачыклык кертә синоптиклар.

Республиканың кайбер районнарында буран булачак, юлларда бозлавык дип фаразлана.

 

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев