Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Татарстанда бер атна эчендә кыяр бәясе төшкән

27 май – 3 июнь атнасында Татарстанда кайбер азык-төлек товарларына бәяләр төшкән. Татарстанстат шундый мәгълүматлар игълан итте.

Аеруча кыяр арзанайган. Күрсәтелгән вакыт эчендә аның бәясе 19 процентка – килограммы өчен 105 сумнан 85 сумга кадәр кимегән. Моннан тыш, яңа помидорларга бәя 12 процентка – бер килограммы өчен 162 сумнан 143 сумга кадәр төшкән.

Бу вакыт эчендә тавык йомыркасы һәм кишер 3 процентка арзанайган. Йомырканың дистәсе 66 сум, кишернең килосы 65 сум торган. Бер килограмм тавык ите 1 процентка төшеп, 163 сумга сатылган, ә алкогольле продукциясенең хакы уртача 1 сумга кимеп, 602 сумга кадәр арзанайган.

Иң кыйммәтләнгәне – бәрәңге. Аның бер килограммының хакы 4,3 процентка артып, 67 сумга җиткән. Шулай ук алмага бәя арту күзәтелә (1,8 процент), дөге һәм бананның килограммы өчен бәя 1,9 процентка күтәрелгән. Дөгенең килограммы – 93 сум, бананныкы – 114 сум дип теркәлгән Татарстанстат мәгълүматларында.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев