Татарстанда 13 градуска кадәр җылыта һәм яңгыр көтелә
Белеп торыгыз

Татарстанда 13 градуска кадәр җылыта һәм яңгыр көтелә

Шимбә, 13 апрельдә, Татарстанда һава температурасы +8..+13 градуска кадәр күтәреләчәк. Көндез республикада яңгыр фаразлана, дип кисәтә метеорологлар.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгендә аныклауларынча, бу көнне көньяк- көнбатыштан төньяк-көнбатышка күчүчән җил фаразлана. Иртән аның тизлеге секундына 6-11 метр һәм көндез урыны белән 15-17 метрга кадәр булырга мөмкин.

Чыганак

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев