Реклама
Республикада һава температурасы +5 градустан артмаячак.
Иртәгә, 18 ноябрьдә, Татарстан территориясендә дымлы һәм болытлы һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Республикада яңгыр һәм юеш кар ява. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк, юлларда бозлавык барлыкка килә, дип кисәтә синоптиклар.
Һава торышының үзгәрүе салкын атмосфера фронтының үтүе белән бәйле була.
Фото: pixabay.com