Татарстан юлында коточкыч юл һәлакәте булган
Белеп торыгыз

Татарстан юлында коточкыч юл һәлакәте булган

Кичә кичке бишенче яртыларда Яңа Чишмә районында юл һәлакәте булган.

Фаҗига шаһитләре сүзләренчә,  Ford һәм Renault автомобильләре маңгайга-маңгай бәрелешкән. Нәтиҗәдә бер машина юл кырыена очкан, икенчесе юлга аркылы баскан.

Ford машинасын йөртүче  һәлакәт урынында ук үлгән. Тагын өч кеше төрле тән җәрәхәтләре алып, хастаханәгә озатылган.

чыганак

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев