Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

«Спорт - тормыш нормасы» проекты буенча Татарстанда 18 ГТО мәйданчыгы ясалган

Безнең республикада  спорт инфраструктурасы «Демография» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында оештырыла.

«Спорт - тормыш нормасы» федераль проекты буенча үткән елда Чаллы шәһәрендә һәм Апас районында  2 футбол кыры һәм ГТО нормаларын тапшыру өчен 18 спорт мәйданчыгы төзелгән. Бу эшләр «Демография» илкүләм проекты кысаларында башкарылган, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Әлеге «Спорт - тормыш нормасы» программасы буенча Лаеш һәм Минзәлә районнарында да 2 баскетбол-волейбол мәйданчыгы өлгерткәннәр. Сарман районында тренажерлар куелган мәйданчык файдалануга тапшырылган.

Буа һәм Лениногорск шәһәрләренә ике боз катыру машинасы, Чаллы, Биектау һәм Казандагы спорт мәктәпләренә хоккей өчен җиһазлар һәм тренажерлар кайтарылган.

фото: Михаил Захаров/архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев