Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Социаль пакеттан баш тартырга кирәкме?

Дарулар белән тәэмин итүне, санаторий-курортларда дәвалануны үз эченә алган социаль пакетмы яисә акчалата компенсацияме?Ташламалардан файдаланучы кешеләр 1 октябрьгә кадәр шушы хезмәтләрнең берсен сайларга тиеш. Билгеле, социаль пакетка хокуклары булган гражданнар аны алудан баш тартырга да мөмкин. Ләкин шундый карарга килгәнче, ныклап уйларга киңәш итәбез. Кайбер кешеләрнең социаль пакеттан, бигрәк тә...

Дарулар белән тәэмин итүне, санаторий-курортларда дәвалануны үз эченә алган социаль пакетмы яисә акчалата компенсацияме?Ташламалардан файдаланучы кешеләр 1 октябрьгә кадәр шушы хезмәтләрнең берсен сайларга тиеш.


Билгеле, социаль пакетка хокуклары булган гражданнар аны алудан баш тартырга да мөмкин. Ләкин шундый карарга килгәнче, ныклап уйларга киңәш итәбез. Кайбер кешеләрнең социаль пакеттан, бигрәк тә аның дарулар белән тәэмин итү өлешеннән баш тартуы борчылу уята. Чөнки социаль хезмәтләрдән файдаланырга теләмәгән кеше үз ирке белән дәваланудан да баш тарта дигән сүз. Әйе, сәламәтлеге күпмедер вакыт эчендә борчымаса, хроник чирләре көчәеп китмәсә, кеше шуңа алданып, натураль ярдәм урынына акчалата түләү алуны өстенрәк күрә башлый. Әмма авыруы кинәт көчәеп, озак вакытлыга күчсә, күп төрле дарулар таләп ителә башласа, акчалата компенсациянең генә җитмәве ачыклана. Гаилә бюджеты мондый зур чыгымнарны күтәрә алмаска да мөмкин.

Андый очракларда якын кешеләр (карт ата-ана, балалар) өчен карар кабул итүчеләр өстенә аеруча зур җаваплылык төшә. Кайвакыт аларның сәламәтлеге, хәтта гомере дә сезнең нинди карар кабул итүегезгә бәйле булачак.

Ташламалардан файдаланучы кеше социаль пакетка өстенлек биргән очракта, медицина күрсәтмәсе нигезендә, табиб рецепты буенча, нинди бәядә булуга карамастан, бушлай дару алу мөмкинлегенә ия булачак. Ә социаль пакеттан баш тартканда айлык акчалата компенсация суммасы авырган очракта кирәкле даруларны алырга җитмәскә дә мөмкин.

Дамир Мингатин,

поликлиника мөдире, гомумпрактика табибы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Дарулар белән тәэмин итүне