Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Соль-Илецк тозы нәрсәдән файдалы?

2000 еллар башында беренче тапкыр Ырынбур өлкәсенең Соль-Илецк шәһәрендәге тозлы күлгә ялга барган идек. Шәһәр “кайный”, халык күп. Урындагы халык, кояшта янып шоколад төсенә кергән казахлар, чегәннәр, үзбәк-таҗиклар, тагын әллә кемнәр – барысы да акча эшләп калырга тырыша. Нәрсә генә сатмыйлар, җаның теләгәнен сайлап ал...

Ялга килгәннең икенче көнендә күлне уратып алган тимер койма буйлап кайтып барабыз. Казах хатыннары җиргә тезеп салып дөя йоныннан бәйләнгән бияләй, оекбаш сата. Алардан читтәрәк мотоциклы янында бер абзый басып тора. Мотоциклының бишеген ачып куйган, янында 8-10 яшьләрдәге улы да бөтерелә.

Янына барып, нәрсә сатуы белән кызыксындым. Абзый тоз сата икән. Шырпы кабыннан чак кына зуррак, тигезләп киселгән, үтәкүренмәле итеп шомартылган өч кисәк тоз ун сум тора. Истәлеккә беничәне алырга булдым. Шул вакыт безнең янга кешеләр дә җыелып өлгерде.

– Улым, бу тоз нәрсәдән файдалы? – дип сорый бер әби.

– Ул кешенең нинди органына уңай тәэсир итә соң? – дип олы корсаклы абзый килеп басты.

– Бу тозны ничегрәк кулланалар: ваклап эретеп эчәргәме, әллә тамакны гына чайкаргамы? – дип киң эшләпә кигән ханым сүзгә кушыла.

Сатучы абзый хәйләкәр генә мыек астыннан елмаеп карап тик тора. Тагын берничә кеше килеп басты. Аның сүзгә саранлыгы җыелган халыкны ныграк кыздыра, алар этешә-төрткәләшә башлады. Мин акчамны түләп, тоз кисәкләрен сумкама салдым.

“Я, әйт инде, бу тозның нинди файдасы бар?” – дип халык сорау яудыра.

Нәкъ билгеле мәзәктәге кебек килеп чыкты. “Тәгаен сезгә нинди файдасы бардыр әйтә алмыйм, ә мин бу тоз кисәкләрен сатып акча эшлим”, – дип дөресен ярып салды теге абзый. Аның бу сүзләреннән соң халык тарала башлады, әлбәттә, минем кебек сувенирга алучылар да булды. Абзый үзенең беркатлылыгы белән бөтен сатып алучыларны таратты. Әгәр берәр авырудан шифасы бар дисә, бер минутта сатып алып бетәләр иде. Дөресен сөйли торган кеше сәүдәгәр була алмый шул...

Тоз кисәкләре китап киштәсендә тора, аларны күргән саен шул мәзәк хәл искә төшә.
 

чыганак

фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев