Синоптиклар: Россиядә «кышкы әбиләр чуагы» булачак
Белеп торыгыз

Синоптиклар: Россиядә «кышкы әбиләр чуагы» булачак

Һава температурасы +5..+7 градус тәшкил итәчәк.

Россиянең көнбатыш һәм көньяк өлешенә субтропик антициклон килде, ул якын көннәрдә төньякка таба киңәюен дәвам итәчәк. Синоптиклар сүзләренчә, бу атнада Үзәк Россиядә яшәүчеләрне «кышкы әбиләр чуагы» көтә – һава температурасы +5..+7 градус тәшкил итәчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Метеовести»га сылтама белән хәбәр итә.

«Моның сәбәпчесе - субтропик антициклон. Ә аның перифериясендәге агымнар Россиягә җылы һава массаларын алып килүен дәвам итәчәк», - дип искәртә портал.

 

Кичә Туапсе һәм Симферопольдә термометрның терекөмеш баганасы бу чор өчен хас булмаган +22 градуска кадәр күтәрелгән, Карачай-Черкесия Республикасының кайбер районнарында һәм Кубаньда максималь температура рекордлары теркәлгән.

фото редакция архивыннан

Чыганак: tatar-inform.tatar

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Татарстанда һава торышы

Нет комментариев