Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Татарстанда тагын буран көтелә

    Татарстанда 22 гыйнвар көнне Татарстанда һава торышы бозылыр дип көтелә.

    Синоптиклар хәбәр итүенчә, иртән һәм көндез республикада буран булачак. Көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге 16 м/с ка кадәр җитәчәк, кар көртләре барлыкка киләчәк.

    Ел башыннан бирле Татарстанда айлык явым-төшемнең 1-1,5 нормасы төшкән. Казанда 48 мм явым-төшем яуган, бу гыйнвар нормасының 144%ын тәшкил итә. 

    чыганак

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: