Россиядә коронавирусны дәвалый торган даруны теркәгәннәр
Белеп торыгыз

Россиядә коронавирусны дәвалый торган даруны теркәгәннәр

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирустан дәвалый торган «Мир-19» препаратына теркәү таныклыгы биргән. Әлеге препаратны Федераль медик-биология агентлыгының иммунология институты җитештергән.

«2021 елның 22 декабрендә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирусны дәвалау өчен „Мир-19“ препаратын теркәгән», — диелә Федераль медик-биология агентлыгы хәбәрендә.

чыганак


Нет комментариев