Путин: Россиядә гомум илкүләм изоляция кертелмәячәк
Белеп торыгыз

Путин: Россиядә гомум илкүләм изоляция кертелмәячәк

Чикләү чаралары табибларның конкрет төбәктә, шәһәрдә, муниципалитетта вазгыять буенча тәкъдимнәрен исәпкә алып кабул ителәчәк.

Россиядә коронавирус пандемиясе аркасында яңа тоталь чикләү чаралары кертергә уйламыйлар. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин «Россия чакыра» инвестиция форумының пленар утырышында белдерде. Бу хакта Татар-информ" хәбәр ителә.

«Без ничек эшләргә кирәклеген төгәл аңлыйбыз, шуңа күрә тоталь чикләү чараларын кертүне, икътисад, бизнес эше тулысынча туктатылган гомум илкүләм локдаунны гамәлгә ашырырга планлаштырмыйбыз», — диде Путин.

Аның сүзләренчә, объективлык кирәк булган очракта, табибларның конкрет төбәктә, шәһәрдә, муниципалитетта вазгыять буенча тәкъдимнәрен исәпкә алып, кешеләрнең куркынычсызлыгын һәм предприятие, оешмаларның өзлексез эшчәнлеген саклап калырга мөмкинлек бирәчәк акланган карарлар кабул ителәчәк. 

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев