Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Прививка ясатмаучыларга ипотека һәм кредитлар кыйммәтләнергә мөмкин

2022 елдан ипотека һәм куллану кредитлары алганда коронавирустан вакцинация турында белешмә таләп ителергә мөмкин.

Басма мәгълүматларына караганда, вакцинация узмаучыларга кредит бәясе кыйммәтрәк булачак. Бу кулланучыларның гомерен һәм сәламәтлеген иминиятләштерүнең кыйммәтләнү ихтималы белән бәйле. Мондый очракта банкның процент ставкасын күтәрүгә тулы хокукы бар.

“Кредит алучының гомерен һәм сәламәтлеген иминиятләштерү банкларның хәлен җиңеләйтә, шуңа күрә алар гадәттә иминиятләштерелгән кредитларны иминиятләштерелмәгәннәренә караганда түбәнрәк процент белән бирә. Ә инде кредит алучыларның чыгымнары һәр ике очракта да – бер үк төрле диярлек. Иминиятләштерелмәгән кредит алганда, ставкасының зуррак булуы сәбәпле, түләнелергә тиешле процентлар иминиятләштерү бәясенә якынлаша”, – дип аңлатылган Үзәк банктан.

"Ватаным Татарстан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев