Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Пенсия арта, тик күп түгел

2019 елның 1 апрелендәге 49-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә пенсиягә социаль өстәмә түләү күләмен исәпләү механизмы үзгәрә.

Хәзер пенсияләрне һәм айлык акчалата түләүләрне индексацияләү пенсионерның яшәү минимумын исәпкә алып башкарылачак. Бу арту   индексацияләр нәтиҗәсендә  пенсиянең агымдагы күләменә һәм айлык акчалата түләүдән чыгып түгел, ә пенсионерның төбәктәге яшәү минимумы дәрәҗәсен тәэмин итә торган социаль өстәмә түләү хисабына пенсионерның гомуми түләүләреннән чыгып билгеләнәчәк дигән сүз.

Пенсиядәге бу үзгәрешләр райондагы 5948 пенсионерның 354 сенә кагылачак. Пенсияләрне кабат санату өчен пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк түгел. Пенсияләргә индексация агымдагы елның  гыйнвар аеннан башлап ясала һәм аны 1 июльгә кадәр түләп бетерергә планлаштыралар.

Элек индексация үткәргәндә пенсионерның яшәү минимумы исәпкә алынмады, шуның өчен һәр индексация вакытында пенсия күләме  артты һәм пропорциональ рәвештә, яшәү минимумына кадәр,  социаль өстәмә түләүләр күләме кимеде. Шуның өчен кайберәүләрнең пенсияләре индексациядән соң да үзгәрешсез кала иде.

-Хәзер яңа закон пенсионерның гомум керемен яшәү минимумына кадәр  җиткерергә һәм аннан соң индексация ясарга мөмкинлек бирә. Шулай булгач,  индексация нәтиҗәсендәге арту Татарстандагы яшәү минимумыннан тыш түләнә. Ә агымдагы елда пенсиягә һәм ЕДВга ясалучы индексация нәтиҗәләре буенча пенсионерның гомум түләүләре яшәү минимумыннан гел югарырак була, - ди райондагы клиент хезмәте начальнигы Лилия Гатина.

Агымдагы елның 1 гыйнварыннан пенсия күләме - 7,05 процентка, 1 февральдән ЕДВ 4,3 процентка индексацияләнгән иде. Нәтиҗәдә федераль социаль өстәмә түләү күләме кимеде, ә пенсионерның гомуми кереме пенсионерның яшәү минимумы күләмендә (8232 сум) калды. Яңа закон пенсия һәм ЕДВны индексацияләү хисабына социаль өстәмә түләүләрне киметмәскә тәкъдим итә.

Пенсияләр бик күп артмый. Түбәндәге формула буенча моны пенсионерлар үзләре дә санап карый ала.

Пенсия күләмен - 5105,00 сум, ЕДВны 2073,52 сум дип алыйк. 1 гыйнварда  7,05 процентка индексацияләнгәч, пенсиягә 359,90 сум өстәлә. 1 февральдә индексацияләнгән ЕДВ 89,16 сумга арта. Шуларны кушып пенсионерның гомуми керемен чыгарабыз: 5105,00 (пенсия)+359,90+2073,51 (ЕДВ) +89,16+1053,49 (ФСД) =8681,06 сум.

-Безгә килүчеләр күп, шуның өчен, чиратны киметү максатында, 1 апрельдән алдан яздырып кабул итә башладык, - ди Лилия Сәүбан кызы. - Язылу өчен 6 нчы кабинетка мөрәҗәгать итәргә яки  074 телефонына шалтыратырга  мөмкин.

фото автора

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев