Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Ольга Борисова гөмбәләрне күршесенә дә җыя

Гөмбәгә ел килде быел. Районыбыз халкы бу араларда әлеге табигать ризыгын чиләк-чиләк җыеп рәхәтләнә.

Тумышы белән Күтәмә авылыннан Ольга Борисова Яр Чаллыдан кунакка кайткан. Килене машинасына утырып, Әмир урманына килгәннәр.

-Берничә сәгать эчендә әлләничә чиләк җыйдык, - дип уңышын күрсәтте ул.

Халкыбыз быел  кара һәм каен гөреҗдәсе, җирән гөмбә (рыжиклар), әтәч гөмбәсе (лисички), ак гөмбәне күп җыя.

-Быел гөмбә күп, яңгырлар яуды, хәзер җылы. Аларны кышкылыкка тозлыйбыз, маринадлыйбыз. Гөмбә яратучы күршебезнең аяклары авырта, йөри алмый, бүген аңа да бераз җыеп кайтмакчыбыз, - ди тыныч ауга чыккан Ольга  Александровна

-Ялган, агулы гөмбә эләгүдән курыкмыйсызмы соң? - диюмә.

-Юк, мин ничек кайнатырга икәнен беләм, кайнатканда суган салам, аның төсе үзгәрсә, димәк, агулы гөмбә эләккән. Ә болай  балачактан җыйдык, тәҗрибәм бар. Ә иң яхшысы шикләнгән, белмәгән гөмбәне җыймавың, - дип киңәш итте якташыбыз.

   

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев