Октябрь ахырында тормыш әкияткә әйләнәчәк!
Бу фараз - йолдызнамәнең өч билгесе өчен, дип ышандыра астрологлар. Кемнәр алар?
Бизмәннең тырышлыгы, ниһаять, лаеклы бәяләнәчәк. Йолдызлар барысын да күрә ул, кайгырма, Бизмән дус! Октябрь ахырында бу билгегә барлык кыю планнарын тормышка ашырырга кирәк, уңыш аның ягында булачак. Сәяхәткә чык, яңа проект башла, яраткан шөгылеңә кереш — барлык башлангычлар искиткеч нәтиҗәләр китерәчәк.
Октябрь башындагы күңелсезлекләрдән, бәлки, Чаянның кәефе төшкәндер. Дымлы керфекләреңне күтәр, Чаян, октябрь ахыры көтелмәгән шатлыклар алып киләчәк! Үз-үзеңә ышан, тырышлыгыңны ташлама, хезмәт җимешләрең көттермәс. Иң кыю хыялларың да тормышка ашарга чамалый, әкияттәй тормышка әзер бул!
Балык өчен дә октябрь ахыры иң уңышлы чор булмакчы. Өстәмә акча чыганагы көтелә. Мәхәббәт өлкәсендә дә “шторм” вәгъдә итә йолдызлар. Барлык шик-шөбһәләреңне ташлап, тормыш диңгезендә киң колач белән йөз, Балык!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев