Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Нәселле терлек үрчетү өчен субсидия алу тәртибен аңлаттылар

атарстанда терлекчелек актив рәвештә үсә, гаилә фермалары һәм зур комплекслар төзелә. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы нәселле терлекне сатып алу һәм аны сатып алуга субсидия рәсмиләштерү турында аңлатты.

Министрлык хәбәр иткәнчә, сатыла торган нәселле терлек — холмогор токымы, абердин-ангус, голштин, герефорд һәм лимузин токымлы терлекләр, атлар, сарыклар һәм дуңгызлар турында мәгълүматны квартал саен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча Баш идарәсе сайтында яки 8(843)221-77-64 телефоны буенча белергә мөмкин.

Шулай ук биредә республиканың нәсел хуҗалыкларының исемлеге һәм аларның контактлары белән танышырга да була.

Нәселле терлек һәм балык үрчетү материалын сатып алу өчен аларның хакыннан 40 процент күләмендә субсидия каралган, әмма бу сумма таналар һәм атлар өчен 50 мең сумнан да артык була алмый, кәҗәләр өчен — 15 мең сумнан, сарыклар һәм дуңгызлар өчен 10 мең сумнан да артык була алмый.

Тулырак мәгълүматны шулай ук Терлекчелектә нәсел эше буенча идарә сайтында яки 8(843)221-77-60, 8-800-444-16-70 телефоннары аша алырга мөмкин.

Татар токымлы атлар өчен субсидия артыграк күләмдә — 60 процент каралган. Дәүләт ярдәме алу өчен булган терлекләрнең баш санын саклап калу мөһим шарт булып тора, "Ватаным Татарстан" хәбәр итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев