Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Нинди туфракка чәчәргә?

Бакчачылар, орлыкларны нинди туфракка чәчсәм, рассадам нык һәм сәламәт булыр икән, дип борчыла.

Төп катнашма 3 өлеш кәсле туфракка, 2шәр өлеш черемә, елга комы, кибеттән сатып алган торфлы катнашма, бер чиләккә 1әр стакан исәбеннән көл яки доломит оны, 1аш кашыгы фосфор, 1-2 кушуч агроперлит яки кокос йомычкасы, яисә вермикулит болгатып ясала.

Ул туклыклы субстрат таралып торучан, йомшак, һава һәм су үткәрүчән, дымлы була. Монда орлыкларга тигез һәм тиз арада тишелеп чыгу, тамырлар, сабаклар, яфраклар яралу, үсемлекнең тиешенчә тармаклануы, киләчәктә ныгып үсеп китүе өчен уңай шартлар бар. Бу катнашманы көздән әзерләп, капчыкларга тутырып куеп, салкын гаражда саклыйбыз. Чәчүгә керешергә бер-ике атна калгач, өйгә алып кереп эреткәч, фитоспорин яки Бессараб эремәсе, яисә 3 %лы марганцовка эремәсе сибеп зарарсызландырам. Сатуда “Здоровая земля”, “Оздоровитель почвы” препаратлары пәйда булды. Алар белән эшкәртү дә отышлы. Әгәр болай мәшәкатьләнергә иренеп, туфракның былтыргы түтәлдән казып алып кертеп куйганына гына чәчсәк, анда чүп үләннәре орлыкларыннан тыш, чирләр тудыручы зарарлы гөмбәчекләр, күзгә күренми торган микроорганизмнар, корткычларның йомыркалары күп булачак. Кайберәүләр рассада туфрагын микродулкынлы мичтә кыздырып йә шау кайнар су коеп зарарсызландыра.

Бу очракта температура режимын төгәл саклау авыр. Зарарлы микроблар белән беррәттән, туфрактагы эшче микроорганизмнарны- ышанычлы ярдәмчеләребезне һәлак итүебез ихтимал. Стериль туфракка чәчелгән орлыклар тишелеп чыкса да, нәни үсентеләргә сибелгән судан, бүлмәдәге һавадан үтеп кергән чир тудыручы микроорганизмнар зыян китерергә мөмкин. Кайберәүләр кибеттән сатып алган әзер субстратка чәчеп үстерүгә өстенлек бирә. Аларның ”Универсальный”,”Для перцев и томатов”,”Терра Вета”,”Для цветов” төрләре популяр. Моның уңай һәм тискәре яклары бар.Беренчедән, бәяләре чамасыз кыйммәт. Икенчедән, һәртөрле яшелчәгә, чәчәккә махсуслашканын табуы авыр. Өченчедән, намуссыз эшмәкәрләр тутырган составка юлыгып, рассаданы һәлак иткән чакларыбыз булды.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев