Әни сүзен тыңламасаң… (Булган хәл)
Кечкенәдән һәрберебезне дә «Әниеңнең сүзен тыңла!» дип өйрәтеп үстерәләр. Бу сүзләр миңа кайчандыр бик сәер дә тоела иде. Артык уенга бирелгән чакларыбызда кич җиткәнен сизмәгән чаклар хәйран булды. Әни эзләргә чыкач кына вакыт инде соң булганын аңлый идек. Әле анда да дуслар янында әни белән кайтып китәргә читенсенеп, карышып тора...
Кечкенәдән һәрберебезне дә «Әниеңнең сүзен тыңла!» дип өйрәтеп үстерәләр. Бу сүзләр миңа кайчандыр бик сәер дә тоела иде. Артык уенга бирелгән чакларыбызда кич җиткәнен сизмәгән чаклар хәйран булды. Әни эзләргә чыкач кына вакыт инде соң булганын аңлый идек. Әле анда да дуслар янында әни белән кайтып китәргә читенсенеп, карышып тора идек. Әни кеше үз баласын үскәч тә бала итеп күрә инде ул. Әллә бик кечкенә булганыбызга микән, ул нәрсәне аңлый алмый идек әле. Ул өйгә кайткач, әнине орышулар «Нигә эзләдең мине» янәсе. Ә бит ана кеше баласына беркайчан да начарлык теләми ул. «Үскәч аңларсың» дип кенә куя да, арып - талып бүлмәсенә кереп ята. Мин ул чагымда үсмәгән булганмын, ахрысы. Ул гамәлем өчен үземне әле дә тиргим, әни сүзен тыңламаганым өчен битәрләп яшим.
Сабый чак, уенга ашкынып тора торган чагым. Кич белән авыл балалары балалар бакчасындагы атынгычларда атынырга җыела. Кайсы берләребез туп та типкәли. Кызык инде безгә. Әмма ул чагында уенга ашыкмаган булсам… Әнинең күрше апаларга нәрсәдер сорарга кереп киткәненнән файдаланып чыгып сыздым. Ә бит шул көнне генә әни «Бүген өйдә торырсың» дип кисәтеп куйган иде. «Әнинең өйдә булмавы шәп булды әле бу» дип югароч кызлары белән бакчага чаптык. Әмма анда нигәдер беркем дә юк иде. Аптыраган рәвештә клуб асфальтына киттем. Ул юллардан үзем генә йөргәнем булмагач, шүрләтте инде. Әмма барыр юлымны дәвам итеп, зур капкадан чыктым.
Шулвакыт каршыма ниндидер ут күренде. Бөтен тирәне яктылыкка күмеп килгән нәрсәнең - камаз булганын күземне ачкач кына белдем. Мин уянганда агачлар тирәсендә ята идем. Янымда бер кеше дә калмаган. Өйләренә таралып беткәннәр ахры дип, җирдән тордым. Шулчак якында яшәүче бер апа, мине күреп алып, йөгереп яныма килде. И сүкте шулчакта мине. Баксаң, теге камазның шофёры исерек булган, әгәр мин йөгереп өлгермәгән булсам…
Йөрәк чыгар дәрәҗәдә типте шулчакта. Куркуымнан калтырана - калтырана өйгә кайттым. Минем кайтуымны көтеп, йокларга да ятмаган әнием ни булганын тиз аңлап алды. Юк, ул мине орышмады, тиргәмәде дә. Ә кыска итеп кенә «Үзең нәтиҗә яса, балам» диде. Инде ничә еллар шул хәлгә нәтиҗә ясап киләм. Бу вакыйгага байтак вакыт узса да, теге ут һаман күзалдымда тора, әниемнең әйткән сүзе дә колакта яңгырый. Әниләрнең сүзенә һәрвакыт колак салырга кирәк. Юкса, минем кебек хәлгә төшүегез ихтимал…
idel-tat.ru, pixabay сайтыннан алган фото
Безнең сайтта укыгыз:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев