1 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Укымый калмаган идегезме - Өшкерүче Фәхерниса әби: «Күз тигән кешене күргәч, кычкырып куям» (тормыш хәле)
Күрәсең, бирегә шундый максат белән килүчеләр дә бар икән, дип уйлап бетермәдем, әбием тыныч кына сөйләшкән җиреннән, көтмәгәндә, әллә нинди генә ят тавыш белән кычкырып куйды. Куркып киттем. Балтач районына баргач, очраклы гына, бер ханым белән сөйләшеп торырга туры килде. Оныгына бик еш күз тиюе, шуннан баланың көйсезләнүе, йоклый алмавы...
-
Лашманның Химиклар урамы юлына таш түшәделәр
Лашманда иң озын - Химиклар урамының әлегә кадәр чокыр-чакырлы бер өлешендә - 980 метр арада юлга таш түшәделәр. Бу эш нефтьчеләр ярдәме белән башкарылды. Гомумән, бу авылдагы 10 урамда да юл асфальт өслекле яки таш салып шомартылган. Дөрес, аларның кайберләре ремонтка мохтаҗ. Кадыйр Гомәров фотосы Безнең сайтта укыгыз: Бәркәтәдә пайчыларга...
-
Татарстан участковые өчен тавыш бирик
1 ноябрьдән Россия Эчке эшләр министрлыгының "Комсомольская правда" нәшрият йорты белән берлектә уздырган "Халык участковые" Бөтенроссия бәйгесенең өченче этабы старт алды. Бу соңгы турда Татарстан данын икенче этапта иң күп тавыш җыйган, Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск бүлеге полиция капитаны Рүзәл Гарипов яклаячак. Төбәкләрдә җиңү яулаган участок инспекторларының исемлеге "Комсомольская...
-
Әни сүзен тыңламасаң… (Булган хәл)
Кечкенәдән һәрберебезне дә «Әниеңнең сүзен тыңла!» дип өйрәтеп үстерәләр. Бу сүзләр миңа кайчандыр бик сәер дә тоела иде. Артык уенга бирелгән чакларыбызда кич җиткәнен сизмәгән чаклар хәйран булды. Әни эзләргә чыкач кына вакыт инде соң булганын аңлый идек. Әле анда да дуслар янында әни белән кайтып китәргә читенсенеп, карышып тора...
-
Чирмешәнгә нәрсә җитми?
Район үзәгендә дә, авылларда да ел саен нәрсә дә булса төзелә, үзгәртеп корыла. Шулай да еллар узган саен нинди дә булса яңа проблема туа, халыкка нәрсәдер җитми, бу табигый хәл. Бүгенге сорашуыбыз да шул хакта. Ирина Кузнецова (Ивашкино): - Авылыбызның мәктәбенә дә, балалар бакчасына да капиталь ремонт уздырдылар, хәзер барлык...
-
Чирмешән бассейнына Шенталадан еш киләләр
Чирмешәндәге бассейнда көн саен уртача 50 кеше су керә. Коенучыларның күпчелеге тирә-күрше районнардан килүчеләр. -Шәһәр бассейнарына караганда, бездә билет бәяләре күпкә арзан, шулай да халык аз йөри, - ди "Чирмешән" физкультура-савыктыру комплексы директоры урынбасары Ольга Галиева.- Ә менә Шентала районында яшәүчеләр бездә еш кунак булалар. Шушы көннәрдә генә аннан бер...
-
Бәркәтәдә пайчыларга арпа бирәләр
Шушы көннәрдә Бәркәтәдә "Татагролизинг" җәмгыяте пайчылар белән исәп-хисап ясыйлар. Авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнанова әйтүенчә, бер пайга берешәр центнер исәбеннән арпа бирәләр. Авылда бер пай 3 гектар тәшкил итә, пайчылар исемлегендә барлыгы 341 кеше. Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.
-
Полис турында өч сорауга ҖАВАП
Сорауларга Татарстан территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының идарә башлыгы Дилия Мәгъсүмова җавап бирә. 1. Сырхауханәдә, элекке эш урыным буенча алган китапчык рәвешендәге полисымны искергән, диделәр. Аны яңасына кайчан алыштырырга кирәк? Миләүшә Фатыйхова, Казан. Иске полисларның гамәлдән чыгу вакытлары төгәл билгеләнмәгән. Алар әле дә кулланылышта. Шулай да яңа полисны мөмкин кадәр...