Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Мәктәпләр 20 сентябрьдән дистанцион укуга күчәчәкме?

ТР Мәгариф министрлыгында 20 сентябрьдән дистанцион укуның кайтуы турындагы сүзләргә җавап бирделәр.

ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина журналистлар өчен үткәрелгән матбугат конференциясендә 20 сентябрьдән башлап дистанцион укуга күчү турындагы имеш-мимешләрне шәрехләп үтте, бүгенге көндә мәктәпләрне яңадан ябу турындагы сүзләр дөрес түгел, диде ул.

"Бөтен Россия буенча мондый сүзләр йөри, күрәсең, алар без - белгечләрдән дә күбрәк мәгьлүматка иядер. Юк, без мәгариф учреждениеләренә андый бурыч куймыйбыз, ә нәкь менә балаларыбызга имин шартлар тәэмин итү өчен барысын да эшлибез. Быелның язындагы кебек гадәти булмаган берәр хәл булып куймаса, без мәктәпләр ябылырга тиеш дигән бернинди планнар да кормыйбыз ", - диде Әсәдуллина журналистларга.

"Балаларыбызны тулысынча кабул итәргә һәм аларны гадәти форматта белем серләренә төшендерергә әзер. Әгәр дә берәр хәл була калса, без һәрвакыт дистантка күчәргә әзер, әмма бу булмас дип өметләнәбез ", - дип өстәде ул, бүген мәктәпләрне дистантка ябу турындагы сөйләшүләр алып барыр өчен план да, алшартлар да юк, дип ассызыклады спикер.

Лилия ГАЙНУЛЛИНА, Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X