Әмирдә сигезенче бәйрәмгә әзерләнәләр
10 июль көнне биредә кабат “Авыл көне” узачак. Инде сигезенче тапкыр оештырылучы бу чараның быелгысы үзенчәлекле – Әмир тарихы турында китап басылып чыкты. Әлеге, 912 битле уникаль хезмәтне бәйрәм кичендә, 9 июльдә тәкъдим итәчәкләр.
“Авыл көне”н шушы авыл егетләре – юмарт эшкуарлар – абыйлы-энеле Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар оештыра.
Концертлы, күренекле байтак җырчылар катнашачак бәйрәм көндез башлана, кич дәвам итә. Әмир турындда китап та тулысынча алар ярдәме белән нәшер ителде.
“Мәңге яшә, Әмирем!”нең авторы - тарихчы, журналист Илдар Кыямов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев