Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Әмир мәчете имамы кар астында калган

    Люцир хаҗи Зыятдиновны ашыгыч рәвештә Әлмәт больницасына озатканнар.

    Мәчеткә керү юлын, козырекны-япманы чистартканда, кар ишелеп, ул кар астында калган һәм нык имгәнгән, хәле авыр. Бу вакыйга иртәнге якта була, Люцир хаҗины мәчет яныннан үтеп баручы берәү кар астыннан чыгарган.

    Якташыбызга операция дә кирәк, диләр. Аның, табиблар һәм Аллаһы Тәгалә ярдәме белән тизрәк савыгуын, аякка басуын телибез.

    Фото редакция архивыннан

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (1)
    Осталось символов:
    • 2 февраль 2019 - 23:08
      Без имени
      аллахым булышсын инде люцир абыебызга бик яхшы игелекле кеше узе