Микродулкынлы мичне химиясез чистарту ЫСУЛЫ
Белеп торыгыз

Микродулкынлы мичне химиясез чистарту ЫСУЛЫ

Микродулкынлы мич тиз пычрана. Гел дә химия кулланып чистартып тору да мөмкин түгел. Борчылмагыз!

Су белән генә дә аны «ялт» иттереп була. 10 минутка мичкә тәлинкә белән су куярга кирәк. Мичегезне уртача көченә көйләгез. Су кайнап чыгар һәм аның пары май, ризык калдыкларын җебетер. Аннан соң инде чүпрәк белән мич эчен сөртеп кенә аласы була.

Чыганак

Фото: https://pixabay.com

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев