Майлар белән дәвалана беләсезме?
Белеп торыгыз

Майлар белән дәвалана беләсезме?

Белгечләр үсемлек майлары белән сәламәтлекне ныгытырга киңәш итә.

Диетологлар фикеренчә, барлык үсемлек майлары арасында иң файдалысы – горчица мае. Бу майны көн саен 1әр аш кашыгы кулланырга киңәш итәләр. Хәтта хроник йөрәк чирләреннән интегүчеләрнең дә йөрәк эшчәнлеге нормальләшә, сәламәтлеге яхшыра икән. Май антисептик һәм бактерицид үзенчәлеккә ия. Ул 10 айга кадәр саклана ала.

Баш өянәгеннән интеккәндә көненә 3 тапкыр ашаганда 1әр аш кашыгы кукуруз мае кабалар.
Баш шаулаганда, иртән ач карынга 1 аш кашыгы кукуруз мае, артыннан 1 стакан җылы минераль су эчәләр. Башта бераз күңел болганырга мөмкин, берничә көннән үтәчәк. Дәвалану курсы - 1 ай, елына 2-3 курс үтү файдалы.

чыганак

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев