Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Машинада елгага батканнар...

Ике бала һәм аларның әнисе утырган машина елгага төшеп киткән.

Пермь шәһәрендә әнисе белән ике бала утырган автомобиль Мулянка елгасына тәгәрәп төшкән. Әни кеше һәм бер баласы һәлак булганнар, икенче баласы исән калган, аны дәваханәгә озатканнар.

Ачыклануынча, ике балалы гаилә әбиләрендә кунакта була. Кайтып килгәндә алар кибет янына туктый. Әти кеше кибеткә кереп китә, ике бала белән хатын машина салонында кала. 

Ир әйберләр алган чакта кибеткә бер егет йөгереп керә. «Синең машинаң елгага тәгәрәп төшеп китте!» — дип кычкыра ул. Әти кеше елгага таба йөгерә. Бу вакытта 2 яшьлек малайны узып баручы ир коткарган була.

Әнисе һәм дүрт яшьлек бала утырган машина су төбенә бата. Аларның мәетләрен коткаручылар чыгарган инде.

"Саксызлык аркасында ике кешене үтерү" мәддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев