Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Мартта иң көчле магнит давылы кайчан көтелә

Андый көннәрне җиңелрәк үткәрү өчен берничә киңәшкә колак салыгыз.

Магнит давылы элемтә системасын һәм навигация җиһазларын сафтан чыгарып кына калмыйча, кешенең кәефендә, сәламәтлегендә дә чагылыш табарга сәләтле. Астрономнар мартта магнит давылына бәйле начар көннәр фаразын төзегән.

Астрономнар мәгълүматларына караганда, көчле магнит давылы 5 һәм 6 мартта көтелә. Тагын бер магнит давылы 11 мартта башланачак һәм ике көн дәвам итәчәк. 19, 20 һәм 21 март метео бәйле кешеләр өчен аеруча авыр көннәр булачак.

Белгечләр фикеренчә, магнит давылы көтмәгәндә килеп чыга, организмга адаптация өчен вакыт бирми, шул ук вакытта аңа шактый көчле йогынты ясый ала. Кешенең магнит давылын ничек кичерүе организмының аңа ни дәрәҗәдә тиз әзерләнә алуына бәйле. Адаптация өчен нейрогормональ контроль системалары — гипоталамус, гипофиз, баш миенең диэнцефаль өлкәсе, калкансыман биз, бөер өсте бизе җаваплы.

Кайбер тикшеренүчеләр фикеренчә, магнит давылы алдыннан организм стресс кичерә, шуңа күрә ул бөтен көчен аның белән көрәшкә юнәлдерергә мәҗбүр. Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интеккән кешеләрдә магнит давылы тәүлеклек биоритм һәм иммунитет өчен җавап бирүче гормон — мелатонин эшләп чыгаруны баса, диләр. Шулай ук кояштагы үзгәрешләр Җирнең электромагнит кырын алмаштыра, шуның аркасында кан куерырга мөмкин, дигән фикер дә бар.

Санап үтелгән көннәрдә күбрәк ял итәргә, йокыны туйдырырга һәм саф һавада йөрергә кирәк. Ә йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләргә даруларны кабул итүне дәвам итәргә һәм табибларның киңәшләрен үтәргә кирәк.

Һава шартлары кискен үзгәргәндә, магнит давылы көннәрендә гөлҗимеш һәм ромашка төнәтмәләре ясап эчәргә, физкультура белән артык шөгыльләнмәскә, майлы ризыклар ашамаска, рационга күбрәк яшелчә-җимешләр кертергә, кан куермасын өчен күбрәк су эчәргә киңәш ителә.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев