Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Әле ярый син бар, әни...

Минем сезгә иң якын ке­шем - әнием турында яза­сым килә. Язмыш аны төрлечә сына­ган: беренче иреннән туган кечкенә кызын ияртеп, әти­емнең дүрт баласына әни бу­лып килгән; биш бала янына абый белән мин туганбыз; аның өстенә әтинең апасы го­мер буе безнең белән яшәде. Әти белән әни бик матур тормыш иттеләр. Зур...

Минем сезгә иң якын ке­шем - әнием турында яза­сым килә.

Язмыш аны төрлечә сына­ган: беренче иреннән туган кечкенә кызын ияртеп, әти­емнең дүрт баласына әни бу­лып килгән; биш бала янына абый белән мин туганбыз; аның өстенә әтинең апасы го­мер буе безнең белән яшәде.

Әти белән әни бик матур тормыш иттеләр. Зур йорт, каралты-кура җиткерделәр. Безнең җидебезне дә җил- яңгыр тидерми үстерделәр,

укыттылар, кеше иттеләр. Гомер буе без дип яшәделәр алар. Тик бу дөнья бәхет- шатлыктан гына тормый икән...

1988 елның май аенда мине йөк машинасы бәрдер­де. Бик авыр хәлдә район хастаханәсенә салдылар. Гомеремне саклап калу өчен табиблар белән бергә әни­ем дә көрәште. Аңыма килеп, күзләремне ачуга, иң берен­че аны күрдем. Йокысыз төн­нәр, авыр көннәрне үткәреп, мине аякка әнием бастырды. Ул чакта миңа 16 яшь тулма­ган иде әле. Тәнем белән бергә җаным да гарипләнгән иде минем. Өметләрем өзел­гән, киләчәк тормышым юк кебек. Шул вакытта әнинең сүзләре, киңәшләре миңа яшәргә көч бирде, киләчәккә өмет уятты.

Укуны бетереп, бераз эшләгәч, мин кияүгә чыктым. Әти-әниләрне, туганнарны сөендереп, зур шатлыгыбыз булып улыбыз туды. Булганы­на шөкер итеп, матур гына яшәп киттек. Балаңның бә­хетле икәнен күрү ата-ана өчен иң зур сөенечтер ул, мөгаен.

Безнең өчен куанып яшәп яткан җиреннән әтиебез кинәт гүр иясе булды. Бу югалтуны бик авыр кичердек. Әни генә һаман да сабыр булып кала белде, сынмады, сыгылмады.

Ләкин тормыш әни белән миңа кабат зур сынау әзер­ләгән булып чыкты. Зур өметләр белән көткән икен­че балабыз йөрәк авырулы булып туды һәм бу якты дөньяда уналты гына көн яшәп калды. Яшьлегемдә ал­ган җәрәхәтләр аркасында улларымның икесен дә ярып алганнар иде. Авыр минутла­рымда ниләр кичерүемне язып аңлатып булмас... Улым белән бергә мәңгелеккә ки­тәсем, онытыласым килде. Тормыш тукталган кебек бул­ды... Шул чагында әниемнең: "Кызым, үзеңне сакла, син ялгыз түгел, янәшәңдә менә мин дә бар әле", - дигән сүзләре мине кабат чынбар­лыкка кайтарды.

Гади, сабыр, олы җанлы әниемә исәнлек кенә телим, кайгы-хәсрәт күрмичә озак яшәсен иде.

Гөлназ ХӨСНЕТДИНОВА. Мөслим районы, Олы Чакмак авылы.

syuyumbike.ru фото

Безнең сайтта укыгыз:

Чирмешән районында "Йолдызлык - Созвездие" фестивалена старт бирелде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined белеп торыгыз әни Әле ярый син бар