Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Лайлачлардан ничек котылырга?

Быел яшелчә бакчасын лайлачлар басты. Кәбестә яфракларын тишкәләп бетерү генә түгел, теплицага да керде. Киләсе елда да мондый хәл кабатланмасын өчен нишләргә?

– Ноябрь башларында, каты суыклар башланыр алдыннан, лайлачлар үз иткән түтәлләрне (алар бигрәк тә кәбестә түтәлләренә мөкиббән) бер көрәк тирәнлектә казып чыгарга (туфракны әйләндереп кенә барырга) кирәк. Корткычлар тирәнгә яшеренә алмаганлыктан, кышын үзләре дә, салган күкәйләре дә үләчәк. Язын да җирне тагын бер тапкыр казып, бер-ике көн берни утыртмыйча тотсаң, бигрәк тә әйбәт булачак. Болай эшләгәндә, лайлачларның анда-санда сакланып калган күкәйләре язгы кояш кызуында кибеп бетәчәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев