Кырмыскадан котылу ЫСУЛЫ
Белеп торыгыз

Кырмыскадан котылу ЫСУЛЫ

Казанда яшәүче Зөлфия Хәкимова кырмыскадан котылу ысулы белән бүлешә.

Өегезне кырмысклар басса.Моның өчен нашатырь спирты кирәк була. Ул кырмыскаларны үтерми, ә куркыта гына. Моның өчен 1 л суда 100 мл нашатырь спиртын болгатырга һәм кырмыска «аягы баскан» бөтен җиргә сиптереп чыгарга кирәк. 15 минуттан кешенең борыны әлеге искә ияләшә, ә кырмыскаларга бу ис бер дә ошамаганлыктан, алар чыгып китү ягын караячаклар. Әлеге ысулны берничә тапкыр кулланганнан соң, өйдә кырмыскаларның эзе дә калмый.

чыганак

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев