Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Көзгегә карама, төшеңне сөйләмә!

Беренче җомга, 13е, быел Иске Яңа елга туры килде. Рәсми бәйрәм булмаса да, күпләр аны әле дә бәйрәм итә.

Җомга 13енә туры килсә, кешеләр бу көнгә бик шикләнеп карый. Кемнәрдер бу көнне бурычка акча алырга һәм биреп торырга киңәш итми. Аннары акчаны кире кайтарып алып булмый, дигән фикер дә бар. Бу көнне эш буенча мөһим килешүләр төзүдән дә баш тартып торыгыз.

Бүген төнлә көзгегә карарга тырышмагыз. Төшеңне дә кешегә сөйләргә ярамый. Моның сезгә начар тәэсир итүе мөмкин. Кызыклы төшегезне бик тә сөйлисегез килсә, аны башка көнне сөйләү яхшырак.

Җомга көнне ачуланышырга ярамый. Хәтта аз гына тавыш күтәрү дә зур гауга чыгарырга мөмкин. Шулай ук, җыештырырга, идән юарга, тузан сөртергә киңәш ителми. Бүген ерак юлга чыгу өчен дә бик яхшы көн түгел.

Шулай да җомга киче - ял итү өчен менә дигән вакыт. Өстәвенә, 14 гыйнварга каршы төндә Иске Яңа ел булачак. Бәйрәм өстәле артында якыннарыгыз белән җыелырга һәм рәхәтләнеп сөйләшеп утырырга мөмкин.

Быел тагын 13енә туры киләсе җомга 13нче октябрьдә булачак.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X