Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Коронавирустан соң ис тоюны ничек кайтарырга?

Covid-19 кичерүчеләрнең байтагы чирнең ниндидер бер этабында ис сизүне югалтуын әйтә. Бу коронавирусның бигүк җиңелчәсе эләкмәвен аңлата. Ис сизмәү (фән телендә аносмия дип атала) чирдән соң да шактый ук озак вакыт дәвам итәргә мөмкин. Ис сизүне өй шартларында ничек тизрәк кайтарырга була соң? Белгечләр бу җәһәттән ниләр киңәш итә?

 Чигәләрне, борын өстен (переносица) ментол мае белән майларга.

· Аромалампа кулланырга.

· Борын өстенә, беләзек сөягенә, балтырга хуш исле майлар белән массаж ясарга. Бу урыннарда сулыш юлларына бәйле нокталар урнашкан. Сихәтле майлар тән тиресе аша канга үтеп, иммунитетны ныгыта. Тик аллергия китереп чыгармый торган майлар гына кулланырга кирәк.

· Шалфейлы җылы сөт эчеп иммунитетны ныгытырга. Моның өчен бер стакан сөткә 1 аш кашыгы үлән салып, кайнатып чыгарырга. Бераз суынгач, эчәргә.

· Канлы үлән (чистотел) сыгынтысын кулланырга. Көненә 3 тапкыр һәр борын тишегенә 1әр тамчы тамызырга.

· Борынга кәбестә сыгынтысын тамызырга. Аңа бер тамчы бал кушып җибәрергә дә мөмкин.

· Сарымсак сыгынтысын (1:20 нисбәтендә су кушып), дару үләннәре төнәтмәләрен кулланырга. Һәр борын тишегенә берәр тамчы тамызырга.

· Үләннәрнең хуш исләрен иснәргә. Белгечләр ромашка, бөтнек, әнис, ландыш үләннәреннән катнашма әзерләргә киңәш итә. Киптерелгән үләннәрне порошок хәленә китереп, марля аша үткәрергә һәм һәр борын тишеге белән (чиратлаштырып) аерым-аерым суларга.

· Шушы үләннәрдән файдаланып, ингаляцияләр ясарга. Үсемлекләрне бертигез өлештә алып, вакларга. 2 аш кашыгы үсемлек порошогына 2 стакан кайнап торган су салып, салмак кына утта 10 минут тотарга. Бераз суынгач, төнәтмәне сөзеп, ингаляторга салырга. Бер атна буе 15-20 минут дәвамында ингаляция ясап торырга. Шуннан соң тәнәфес ясарга. Бер атнадан соң (кирәк булган очракта) процедураны кабатларга.

Сүз уңаеннан

Сырхауларның 25 проценты тулысынча савыкканнан соң 14 көн чамасы узгач ис тоя башлый. Кайберәүләрнең ис сизүе чирләгән вакытта ук кабат барлыкка килә. Әмма кайбер очракларда аносмия кешенең гомере буена сакланып калырга мөмкин.

Чыганак

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X