Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Контрактлы хезмәт нәрсә белән кызыктыра?

Контракт буенча хәрби хезмәткә барырга телим. Андый хәрби хезмәткәрләргә нинди ташламалар һәм социаль гарантияләр каралган? Андрей. Әлеге сорауга ТР Хәрби комиссариатының Чирмешән районы буенча бүлек начальнигының өлкән ярдәмчесе Николай Прокопьев җавап бирә: -Контракт буенча хәрби хезмәт үтүчеләр шактый зур эш хакы алалар. Хәзергесе вакытта без тәкъдим итә торган урыннарда ул...

Контракт буенча хәрби хезмәткә барырга телим. Андый хәрби хезмәткәрләргә нинди ташламалар һәм социаль гарантияләр каралган?
Андрей.

Әлеге сорауга ТР Хәрби комиссариатының Чирмешән районы буенча бүлек начальнигының өлкән ярдәмчесе Николай Прокопьев җавап бирә:
-Контракт буенча хәрби хезмәт үтүчеләр шактый зур эш хакы алалар. Хәзергесе вакытта без тәкъдим итә торган урыннарда ул 18 меңнән 40 мең сумга кадәр тәшкил итә. Әлбәттә, тулай торакта яшәү өчен урын бирелә. Ә хезмәтнең җиденче елында контрактчы үз торагын да булдыра алачак.
Башка төр ташламалардан азык-төлек белән тәэмин итүне, медицина ярдәмен, форма киемен, еллык ялны (төп, өстәмә, уку өчен) әйтеп үтәргә була. Хәрби хезмәткәр шулай ук гражданский белем бирү учреждениеләренә конкурстан тыш читтән торып укырга керә алачак.
Тулырак мәгълүматны ТР Хәрби комиссариатының Чирмешән районы бүлегеннән алырга мөмкин: Чирмешән авылы, Техническая урамы, 5а. Тел. 2-26-55; 2-27-73.

Кадрия Гамирова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы контракт буенча хезмәт хәрби комиссариат