Үтәмеш сыерлары “кунакта“
"Үтәмеш" җәмгыятендә 300 башка исәпләнгән җәйге лагерь өлгерттеләр. Сыерларны, бозауларны шунда күчергәннән соң, карантинга ябылган ферма биналарында туберкулезга каршы профилактик эшләр башланды.
Иске Үтәмешнең элеккеге дуңгыз фермасы артындагы әрәмәлектә көйләнгән җәйләүдә 200 баш савым сыерына, 30лап баш яшь бозауга урын җиткән. Яңа лагерь улакларына су килгән, сыер саву аппаратларын юар...