Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Конкурс игълан ителде

Казанда 2013 елгы Универсиаданы рәсми төстә ачу һәм ябу, 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты уеннары үткәреләчәк 45 мең урынлы стадионга атама бирү өчен конкурс игълан ителде. Ул ике этапта үткәреләчәк: - беренче этап - 2013 елның 18 январеннән 24 январенә кадәр, аның кысаларында һәркем стадион атамасының үз вариантын электрон...

Казанда 2013 елгы Универсиаданы рәсми төстә ачу һәм ябу, 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты уеннары үткәреләчәк 45 мең урынлы стадионга атама бирү өчен конкурс игълан ителде.


Ул ике этапта үткәреләчәк:

- беренче этап - 2013 елның 18 январеннән 24 январенә кадәр, аның кысаларында һәркем стадион атамасының үз вариантын электрон почта аша җибәрә ала: pr@tatar-inform.ru "конкурска" дигән тамга белән.

- икенче этап - 2013 елның 25 январеннән 31 январьгә кадәр, беренче тур нәтиҗәләре буенча "Татар-информ" сайтында һәркем үзенә ошаган вариант өчен тавыш бирә.

Конкурс нәтиҗәләре "Татмедиа" республика агентлыгы һәм "Татар-информ" сайтларында урнаштырылачак, җиңүче кыйммәтле приз белән бүләкләнәчәк.

Конкурс "Татмедиа" агентлыгы һәм "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы тарафыннан үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Конкурс игълан ителде