Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Халык синоптигы: «Карга оя кормыйча, яз җитми»

Балтач районының Яңгул авылында гомер итүче Әмир Шәрәфиев бүгенге салкыннарны фаразлаган иде инде. Ул Кач ману вакытында булмаган салкыннар, мартта күзәтелергә мөмкин дигән иде. Юраганы юш килде. Яз кояшы матур итеп карый башлагач кына, кышкы киемнәрне яңадан алып кияргә туры килде.

– Февральнең икенче яртысын күзәтеп бардым. Ул нормадан 6,7 градуска җылырак булды. Шуңа да март ае салкын булыр дигән идем аны. Әле бу суыклар озакка барачак. 25ләренә кадәр салкын һава торышы көтелә, – ди Әмир абый. – Салкыннар булса да, яз кояшы әкренләп елмая, җиле дә бар. Шулай әкрен генә кар да кимеп бара. Чын язны апрель башында көтегез. Сыерчыклар кайтуга, яз килә. Әле җылы булмагач, 19 февральдә кайткан кара каргалар оя кора алмыйча йөри. Димәк, җылы көнгә ерак әле.
КФУ галиме, орнитолог Илгизәр Рәхимов та каргаларны күзәтә икән.
– Килүен килделәр, әмма ашарга булмагач, оя кормыйлар әле. Чүплекләрдән ашау эзлиләр. Көннәр җылытып, кар эрегәч, аларга ризык күбәя. Салкыннарны алар да сизә. Хәтта, ояларын да төзәтмичә торалар, – ди ул.

Илгизәр Рәхимов, каргаларның хәзер Африка белән Индиягә кадәр китеп тормаганын да әйтте. Баксаң, алар Кавказ якларында гына кышлый икән.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев