Казанда үткән халыкара форумда чирмешәнлеләргә “Газель” автомашинасы тапшырдылар
Белеп торыгыз

Казанда үткән халыкара форумда чирмешәнлеләргә “Газель” автомашинасы тапшырдылар

8-10 июльдә Татарстан башкаласында узган Кулланучылар кооперациясе халыкара форумында райондашларыбыз да катнашты.

“Казан Экспо”дагы әлеге чараны район башлыгы Рамил Айбатов, район кулланучылар җәмгыяте рәисе Әбүзәр Мортазин, “Чирмешән” авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчесе Альфрит Хәйрисламов, Чирмешән хәзерләүләр конторасы җитәкчесе Фәрхать Мортазин күреп, анда тәҗрибә уртаклашып кайттылар. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов форумда республика кооператорларына барлыгы 39 берәмлек, шул исәптән Чирмешән хәзерләүләр конторасына да “Газель”  автомашинасы ачкычлары тапшырды. “Чирмешән” кооперативы форум кунакларына күргәзмәдә үз продукциясен тәкъдим итте.

Булат Нуриәхмәтов фотосы.

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев