Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Казанда урамда йөрүгә рөхсәт бирә торган белешмә сатучыларны тоткарлаганнар

Белешмәләрне 1000 яки 2000 сумга сатканнар.

Татарстан полицейскийлары Казан шәһәрендә йөрергә хокук бирә торган белешмәләр әзерләү һәм сату буенча законсыз эшчәнлекне туктатты. Бу хакта  «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре оператив-эзләү чаралары барышында эшкә урнашу буенча белешмәләр әзерләү һәм сату буенча законсыз эшчәнлекнең өч очрагын ачыклаган. Белешмә COVID-19 пандемиясе белән бәйле рәвештә үз-үзеңне изоляцияләү чорында Казан шәһәрендә йөрү хокукы бирә.

Хокук сакчылары «Whatsapp» социаль мессенджеры һәм «Вконтакте» социаль челтәре аша бер белешмәне 1000 яки 2000 сумга сатуын ачыклаган.

Оператив-эзләү чараларын үткәрү барышында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре, янәсе, Татарстанда коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш эшчәнлеге белән бәйле оешмага эшкә урнаштыру турында ялган белешмәләр алынган. Акча тапшырганнан соң әлеге затлар полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган.

Ике факт буенча тикшерү бара, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк. Кулга алынган бер кешегә карата РФ Җинаять Кодексының 327 маддәсенең 1 бүлеге (ялган документлар, дәүләт бүләкләре, штамплар, мөһерләр яки бланклар ясау, әйләнешкә җибәрү) буенча эш кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев