Казанда чүп яндыру заводы төзеләчәк урын һәм аның милекчесе билгеләнгән
Белеп торыгыз

Казанда чүп яндыру заводы төзеләчәк урын һәм аның милекчесе билгеләнгән

Бу хакта Татарстан Хөкүмәте рәисе Алексей Песошин республика парламентында белдерде. (Казан, 22 март, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). Татарстан Хөкүмәте рәисе Алексей Песошин Казанда чүп яндыру заводы төзеләчәк, дип белдерде. Бүген ТР Премьер-министры республика парламентының 36нчы утырышында Татарстанның узган елда башкарма хакимият органнары эшчәнлеге, социаль-икътисади үсеш турында доклад ясады. Депутат Илшат Әминов...

Бу хакта Татарстан Хөкүмәте рәисе Алексей Песошин республика парламентында белдерде.

(Казан, 22 март, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). Татарстан Хөкүмәте рәисе Алексей Песошин Казанда чүп яндыру заводы төзеләчәк, дип белдерде. Бүген ТР Премьер-министры республика парламентының 36нчы утырышында Татарстанның узган елда башкарма хакимият органнары эшчәнлеге, социаль-икътисади үсеш турында доклад ясады.

Депутат Илшат Әминов Казандагы җәмәгатьчелектә күп сорау уяткан чүп яндыру заводы төзү проектының бүгенге хәле турында сорады. "Завод, һичшиксез, булачак. Аның милекчеләре һәм төзеләчәк участогы билгеләнгән, бүгенге көндә санитар зонаны билгеләү эше бара", - дип искәртте Алексей Песошин.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/03/22/160446/

Фото: http://president.tatar.ru

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


undefined чүп яндыру заводы

Нет комментариев